Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Баш табиб “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итүендә азнакайлыларның гозерләрен тыңлады

Аның янында бу сәгатьләрдә дистәдән артык кеше булды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең 17 еллыгы уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Азнакай җирле бүлегендә барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар катнашында гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. 27 ноябрь көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә азнакайлыларны район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов кабул итте. Аның янында бу сәгатьләрдә дистәдән артык кеше булды. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында юл фаҗигасенә тарыган якынына тернәкләнү үтүдә, дарулар белән ташламалы тәэмин ителештә килеп туган мәсьәләләр, квота нигезендә катлаулы операцияләр ясату мөмкинлекләре белән бәйлеләре дә бар иде. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү үзәкләре хакында белешмә алырга килүчеләр дә кабул итүдән канәгать булып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев