Соңгы 9 көн эчендә Азнакайда 6 бала дөньяга аваз салды. Аларның 3 се - кызлар, 3 се-малайлар.
Арада 3900 граммлы нарасый да бар, ә гомумән алганда, барысы да үз срогында, яхшы авырлыкта, сәламәт булып туганнар, Аллага шөкер. Районыбызда яшәүче бу бәхетле гаиләләрнең өчесендә алар иң беренче сабыйлар, ягъни баш балалар. Иң яшь әнигә – 18.
Балалар туу куанычларын алга таба да уртаклашып торырбыз. Бүгенге көндә көмәнле 242 ханым хатын-кызлар консультациясендә учетта тора. Аларның саны тагын да арта торсын!
Нет комментариев