Азнакайның медицина остазлары үрнәк итеп куелды (ФОТО)
Бүген Азнакайда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә остазлыкны җәелдерүдә район үзәк сырхауханә тәҗрибәсен өйрәнү буенча республикакүләм күчмә конференция уздырды.
Анда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннар советы секретаре, министрлыкның медицина белеме һәм аттестацияләү бүлеге әйдәр консультанты Наҗия Алимова, кадрлар бүлеге начальнигы Лилия Әберхаева, республика китапханә-мәгълүмати үзәк дәүләт учреждениесе директоры Диләрә Швецова, Казан шәһәренең 21 нче поликлиникасы баш табибы урынбасары, республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте координаторы Марс Шәрәфетдинов, Бөгелмә, Әлмәт, Уруссу, Баулы, Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм үзебезнең район вәкилләре катнашты. Районыбызның хөрмәтле ветераннары Зимфира Мөхәммәдьярова һәм Суфия Җамалиева да конференциягә кадерләп чакыру алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев районыбыз кунакларын җитәкчелек исеменнән сәламләде. Район үзәк сырхауханәсенең чал тарихы һәм бүгенге көне чагылдырылган күптән түгел дөнья күргән “Әбүгалисинә варислары” китабын тәкъдир иткән фильм барысында да зур кызыксыну уятты. Һәр өлкәдә алдынгы булган азнакайлыларның ТАССРның 100 еллыгына әнә шулай югары дәрәҗәдә әзерләнүе үрнәк итеп куелды.
Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов чыгышында районның сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте һәм аның уңай нәтиҗәләре хакында сөйләде. Аннан соң фикер алышуда катнашучылар – башкала кунаклары азнакайлыларның бу юнәлештәге эшчәнлегенә югары бәя бирде, озак еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибә пилот проекты рәвешендә республикакүләм өйрәнүгә тәкъдим ителде.
Конференция медицина тармагының иң абруйлы остазларын бүләкләү, яшь белгечләргә сертификатлар тапшыру тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев