Азнакайлылар, урманнарда талпан чоры, сак булыгыз!
Яз – талпанның баш калкыткан чоры.
Шуңа да вакытта аеруча сак булу кирәк. Талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин. Ә инде аңа каршы вакцина ясату бу куркынычны бермә-бер киметә.
–Май, июнь айларында талпан зарарлы, шуңа да урман-кырларга чыкканда озын җиңле, кул-аяк, баш каплаулы киемнән булу яхшырак. Безнең җирлектә бу бөҗәк аеруча зәһәрле саналганлыктан, бу чорда урманнарга барудан тыелып тору мәслихәт, – дип кисәтә Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлек белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев