Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайга кайткан, чит төбәкләрдән эшкә килгән табибларны үзәк сырхауханә коллективына тантаналы төстә кабул иттеләр

Яңа табиблар арасында терапевт, стоматолог, педиатр, кардиолог һәм башка тар белгечлек ияләре бар.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, табибларның Азнакайда төпләнеп калуын, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе, үзе дә һөнәре буенча табиб Айдар Шәмсетдинов, үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов та яшьләрнең коллективка җиңел ияләшеп, уңышларны да, проблемаларны да уртак итеп, бер гаилә булып эшләргә чакырдылар.

Яңа табиблар арасында терапевт, стоматолог, педиатр, кардиолог һәм башка тар белгечлек ияләре бар. Аларның 3 се – районның максатчан юлламасы нигезендә укыган. 14 белгеч чит төбәктән килгән. Арада табиб гаиләләре дә бар. Район җитәкчелеге яшь белгечләрне торак һәм балалар бакчаларында урын белән тәэмин итүне беренче планга куя. “Земский доктор” программасы буенча – 8, тагын 7 яшь белгеч муниципаль торак белән тәэмин ителде. 4 табиб гаиләсе Татарстан хөкүмәте гранты нигезендә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев