Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай районы үзәк сырхауханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышы узды

Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлегебездә ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары, алга бурычлар кую хакында җитди сөйләшү барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть”нең медсанчасть баш табибы урынбасары Илдус Ягафаров катнаштылар. Баш табиб Илдар Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясады.

Владислав Валентинович 2020 елның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен аеруча авыр булуын билгеләп, республикада, шул исәптән районда коронавирус пандемиясенә каршы көрәштәге эшчәнлекне бәян итте, тармакның проблемаларын ассызыклады. Район үзәк сырхауханәсендә мөмкинлек-шартларның җитәрлек булуын әйтеп, күрсәткечләрне тагын да күтәрүдә бурычлар билгеләде. Илдус Рим улы медсанчасть белән үзара хезмәттәшлек аспектларына тукталды.

Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Зөфәр улы ясады. Ул пандемия чорында үз бурычларын намус белән үтәп көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, райондашлары тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшкән коллективка барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев