Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай район үзәк сырхауханәсе томографлы булачак

​​​​​​​Бүген Балалар иҗаты үзәгендә узган Азнакай район үзәк сырхауханәсенең еллык хисап җыелышында әлеге хакта ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко белдерде.

Ул шулай ук быел стационарга капиталь ремонт керәчәген дә әйтте.

Владислав Виниченко республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләрне яктыртып, Азнакай медицина хезмәткәрләре эшен уңай бәяләде, алга таба да уңышлар теләде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үз чыгышында яңа медицина җиһазлары алу буенча ярдәм күрсәтеләчәген әйтеп, табибларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Баш табиб Илдар Шиһапов һәм үзәк, балалар поликлиникалары җитәкчеләре отчетын тыңлаганнан соң, бер төркем медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев