Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда Акушерлар көнен әти-әни, бәбиләре белән бергәләп билгеләп үттеләр

Бүген Бөтендөнья Акушерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Азнакай бала тудыру йортында бик матур тантана узды.

 –Җир шарының  90 илендә акушерларның һөнәри бәйрәм көне билгеләп үтелә. Ак халатлы фәрештәләребезгә иң җылы, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Күрәсез, үзәк сырхауханәнең тудыру йорты заманча, бөтен шартлар тудырылган. Биредә үз эшләренең чын осталары хезмәт куя, – дип башлады сүзен тантананы ачып район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Бәйрәм көненә тагын да нур, ямьлелек өстәп, Рәилә һәм Фаил Гатауллиннарның тәүге балалары – кызлары Мияне әти-әнисенә тантаналы төстә тапшырдылар.

–Сабыегыз бәхетле бала булып, сәламәт үссен, – диде үзәк сырхауханә коллективы исеменнән котлау сүзләрен ирештереп баш табиб урынбасары Олег Косоногов. – Сезне зур тәҗрибәле табиблар, акушерлар эшләгән бала тудыру йортына тагын көтеп калабыз!

Әйе, Азнакайның бала тудыру йорты коллективы үзенең бердәмлеге, һөнәри осталыгы белән үткән дәверләрдән үк танылып, шул биеклекне саклап килә. Башка районнарда яшәүчеләр дә Азнакайда бәби табып, бездән зур канәгатьләнү белән китәләр. Менә шушы изге һөнәр ияләре – сабыйлар, әниләр гомере өчен көрәшеп, аларга тормыш һәм бәхет бүләк иткән табиблар, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев