Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайлы телефон мошенникларына ышанып, 257 мең сум акчасыннан колак каккан

Узган атнада өч азнакайлы мошенниклар кулыннан каза күргән.

Күпме сөйләп-язып торсак та мошенникларга ышанудан да туктамыйбыз. Узган атнада билгесез затлар банк картасы турындагы мәгълүматларга ия булып, Мачаклыбаш кешесенең 15 мең сум акчасын үзләштерәләр. Тикшерү барышында ачыкланганча, каза күрүчегә бер хатын-кыз исеменнән үзен туган көне белән котлап, банк тарафыннан 1000 сум акча бирелүе турында хәбәр килеп төшә. Социаль челтәр аша килгән хатны ул банк хезмәткәре җибәргән дип уйлый һәм сылтама аша үтеп, барлык кушылганнарны үти. Күңеле сизеп, телефон аша банкның шәхси кабинетына керергә уйлаганда инде соң була, мошенниклар аның парольләрен үзгәртеп өлгерә. Шуннан каза күрүче эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, тиз генә картасын блокировкалап куя.

Икенче очракта Актүбә кешесе шулай ук социаль челтәр аша килгән ярдәм сорап язылган хатка ышана һәм үз куллары белән 26 мең сум акча күчерә.

16 гыйнвар көнне Азнакайда яшәүче берәүгә билгесез з атлар ш алтыратып, аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйтәләр һәм телефон кушымтасы аша гына гариза җибәрергә күндерәләр. Бераздан кредит акчасы да, картада булган акчалар да, ә бу барлыгы 257700 сум, юк була. Әлеге очрак буена җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев