Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайда бер хатын 35 килограмм ит урлаган​​​​​​​

Узган атнада район эчке эшләр бүлененә азнакайлылардан 191 гариза кергән, ун җинаять теркәлгән.

22 гыйнварда 22.00 сәгатьтә Гагарин урамы, 21 нче йорт янында берәүнең ашамлыклар салынган пакетын һәм телефонын тартып алалар. Тикшерү барышында җинаять кылган ике азнакайлының эзенә төшәләр. Алар гаепләрен таныйлар.

Оператив мәгълүматлар буенча Сарлыда шәхси йорт верандасыннан 35 килограмм авырлыкта ит урлаган хатын-кыз да кулга алына. Итне ул инде  сатып өлгергән була.

Мошенникларга ышанучылар да байтак. Уразай авылында яшәүче берәүгә “банк”тан шалтыратып, кемнеңдер аның картасыннан акча урларга җыенуы турында әйтәләр. Бәхеткә, ул мошенниклар корбаны булмый, үзен кулга алып өлгергән ханым ике банк картасын да блокировкалап куя.

Калган ике очракта кырыгалдарлар акыллырак булып чыга. Берсенең банк картасы турындагы мәгълүматларына ия булып, 15655 сум акчасын урласалар, икенче ханым 37 мең сум акчасыз кала.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев