Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яшь көрәшчеләр җиңү белән кайтты

Узган атнада Әлмәт районы Калейкино авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды.

Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. Ул үз чорында авыл хуҗалыгы үсеше, Әлмәт җире терлекчелектә зур уңышлар белән горурлансын һәм бөртеклеләрдән югары уңыш алсын өчен зур эш башкара. Шул ук вакытта ул авыл яшьләре арасында физкультура һәм спортны үстерүгә җитди игътибар бирә.

13 нче  тапкыр оештырылучы бу спорт чарасында республиканың шәһәр-районнарыннан килгән көрәшчеләр арасында азнакайлылар да бар иде. 12 команда арасыннан безнекеләр икенче урынга лаек булды.

Турнирны ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Зөфәр Шәйдулинның улы – Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның туганнары, дуслары катнашты.

– Зөфәр Газиз улы – исеме Әлмәт кенә түгел, республикабыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар җитәкчеләрнең берсе. Аны белүчеләр бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Ел саен шундый турнир оештырып, әтиләренең хезмәтен, исемен зурлаган балалары, якыннарына рәхмәт. Турнирның яшүсмерләр арасында үткәрелүе аеруча күңелле, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рөстәм Мөхәммәдиев.  

Марсель Шәйдуллин әлмәтлеләргә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Турнирда 12 районнан 12  яшьтән алып 16 яшькә кадәр 120дән артык көрәшче бил алышты. Азнакайдан “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ислам Закиров 75 килограмм авырлыкта чемпион калды. Рифат Миңнегалиев һәм Дания Садыйков бронза медалҗләр яуладылар. Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев һәм Илфак Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев