Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Бүген Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә бильярд буенча турнир уза

Менә инде уникенче ел рәттән данлыклы якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллинның балалары әтисе истәлегенә бильярд буенча ярышлар оештыралар.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин уеннарда катнашучыларга җиңүләр теләп, рәхмәтен белдерде, әлеге легендар шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан ел саен уздырыла торган ярышның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чараны дәвам итеп, Канәгать Газизуллинның кызы Розалия Галиева, Кәкре Елга авылыннан Сәрим Авзалов чыгыш ясадылар. Быелгы турнирда районыбыздан 40тан артык кеше катнаша.

– Бильярд – ул уйларга, фикерләргә өйрәтә торган спорт төре. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Монда без танышлар, дуслар белән күрешер өчен дә киләбез, – ди "Азнакайнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Илдар Сәмигуллин.

Канәгать Газизулла улы исеме, аның игелекле эшләре күпләргә таныш. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Кызыл Йолдыз, Дан ордены кавалеры, унлап сугышчан медаль иясе. Авыр фронт юлларын үткән якташыбыз 33 ел дәвамында колхоз рәисе булып эшли, авыл хуҗалыгын, район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев