Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда “Ягез әле, кызлар” исемле спорт чарасы үткәрделәр

.Чара барышында укучыларның искиткеч командалары ярышлары узды.

3 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Азнакай муниципаль районының Мәдәни үзәк белгечләре Азнакай шәһәренең Җиңү паркында “Ягез әле, кызлар” исемле спорт чарасы үткәрделәр.

Чара барышында укучыларның искиткеч командалары ярышлары узды. Балалар биремнәрне рәхәтләнеп башкардылар, спорт эстафеталарын уздылар, җитезлекләрен, игътибарлылыкларын күрсәттеләр. Малайлар сыйныфташ кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Чара җылы, дусларча атмосферада узды. Укучылар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев