Азнакайда узган футбол ярышларында кемнәр җиңде?
СПОРТ

Азнакайда узган футбол ярышларында кемнәр җиңде?

  27-28 май көннәрендә  “Юбилейный” стадионында Чик сакчылары көне уңаеннан 2004-2006 елгы яшүсмерләр арасында футбол ярышлары үтте.

Турнирда шәһәр һәм Актүбәнең 2 нче, Чубар Абдул, Тымытык, Кәкре Елга, Вахитов, Урманай авыл мәктәпләре командалары үзара көч сынашты. Ике көн дәвамында барган киеренке бәйгедә 4 нче лицей спортчыларына тиңнәр булмады. 7 нче мәктәп командасы егетләре көмеш медальләр яулады. Өченче урында – 6 нчы мәктәп футболчылары.

Турнир барышында “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә Алмаз Гәрәев лаек булды (6 нчы мәктәп).

“Иң яхшы сакчы” булып 7 нче мәктәптән Салават Низамиев танылды.        

Илнар Сафин – “Иң яхшы капкачы” (4 нче лицей), Айгиз Садыйков “Иң яхшы бомбардир” (2нче мәктәп) исеменә лаек булды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев