Азнакайда узган чаңгы ярышларында 500 дән артык кеше катнашты
Бүген чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары” республика массакүләм ярышлары кысаларында зур спорт бәйрәме оештырылды.
Быел узышлар “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш кагыйдәсе” федераль проекты кысаларында үтте.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул мондый чараларда катнашучыларның елдан-ел артуын да искәртте һәм узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Бу юлы да чаңгы ярышлары зур оешканлык белән үтте. Анда район авыллары һәм шәһәр мәктәпләре укучылары, оешма-предприятие вәкилләре дә катнашты.
- Без бәләкәй чакта чаңгылар юк иде, теләк көчле булгач, 6-7 яшьләрдә тактаны мунчада бөгеп, шуннан үзебез ясый идек, - ди район чаңгы спортында якты эз калдырган Рим Хәмидуллин.
Үз вакытында ул яулаган җиңүләрне санап та чыкмалы түгел. 73 яшьтә булса да, күз тимәсен, Рим абый әле дә сер бирми. Чаңгы юлында аның артыннан кар бураны гына уйнап калды.
Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә үз яшьләре буенча төрле дистанцияләрдә узыштылар.
Тормышларын чаңгыдан башка күз алдына китермәгән укучылар төп дистанциядән соң чаңгы юлын берничә тапкыр урап кайтырга җитештеләр. Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучысы Рәйлә Госманова өчен 3 чакрым арадан соң тагын 5 чакрым трасса үтү – берни түгел.
- 3 чакрым ара – “разминка” гына ул, - ди республикакүләм ярышлар җиңүчесе.
Бу юлы да аңа тиңнәр булмады, үз яшьлекләр арасында чемпион калды Рәйлә.
Чаңгы юлында өлкәннәрнең дә саны күп иде бүген.
- Нинди дә булса урын алырга дип түгел, оныкларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен килдек беренче чиратта. Үзебез яшьтән чаңгысын да шудык, йөгердек тә, волейболын да уйнадык. Бүген оныкларны да шул үрнәктә тәрбиялибез. Физкультура, спорт белән шөгыльләнүчеләр арабызда күбрәк булсын иде, - ди Әминә апа да.
Әнә шулай, быел да бәйге чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әйләнде!
Шунда ук ГТО мәйданчыгы да эшләде - теләге булган һәркем чаңгы буенча нормативлар да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев