Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Спорт уеннары фестивале үтте

Фестиваль Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.

Ел саен җирлегебездә Бөек Җиңү көне уңаеннан зурлап Спорт фестивале уздырыла. Унынчы ел рәттән уздырыучы фестиваль быел да йөзләгән спорт сөюче азнакайлыны берләштерде.

Фестивальне район башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып, анда катнашучыларга уңышлар теләде.

– Азнакай дүрт ел рәттән республикада иң спорт сөюче шәһәр булып танылган һәм без ГТО нормативларын тапшыруда да алдынгы икән – монда һәр спортчының, тренерның, гомумән, барлык халыкның бәяләп бетергесез өлеше кергән, – диде җитәкче.

Спорт бәйрәме барышында   районыбызда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.   Азнакайлылар соңгы җиде елда республика күләмендә беренчелекне бирмәгән физик мөмкинлекләре чикле спортчылар командасын да дәррәү алкышларга күмде.  

Соңыннан төрле оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган команда вәкилләре төрле уеннарда көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде.

Футбол ярышында администрация командасы беренчелекне яулады. Спорт идарәсе егетләре – икенче, политехникум техникумы студентлары – өченче урыннарда.

Җиңел атлетикада район физик культура һәм спорт идарәсе йөгерүчеләре беренче килде. Техникум командасы икенче булды, район үзәк сырхауханәсе командасы – өченчедә.

Аркан тарту быел да иң “кызу” ярышларның берсе булды. Анда Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе егетләрен җиңәр кеше табылмады. Спорт идарәсе егетләре – икенче, техникум студентлары өченче булды.

Шунда ук ГТО нормативлары кабул ителде, алдынгылар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев