Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда районыбызның күренекле шәхесе Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә көрәш турниры узды

Быел әлеге турнирда район мәктәпләреннән йөзгә якын көрәшче бил алышты.

Бүген “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе булган күренекле шәхесебез, КПССның Азнакай райкомы секретаре булып ике дистә елга якын эшләү дәверендә районыбыз һәм республикабыз тарихында зур эз калдырган Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш турниры үтте.

Легендар шәхесебез истәлегенә багышланган турнирны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бүгенге җитәкчеләрнең Әнвәр Баһаветдиновның күркәм эшләре үрнәгендә тәрбияләнүе һәм аның матур эшләрен алга таба да дәвам итәчәкләрен белдерде.

Тантаналы чарада җитәкченең тормыш иптәше Наилә ханым, кызы да катнашты. Наилә ханым үзенең чыгышында азнакайлыларның олуг шәхесебезне хөрмәтләүләре өчен тирән рәхмәт хисләрен җиткерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев