Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда мәктәп укучылары йөзүдә ярыштылар

Азнакай районы беренчелегендә алтмыштан артык бала катнашты.

Шәһәрнең “Дельфин” бассейнында 2010-2014 елгы малайлар һәм кызлар арасында йөзү ярышлары узды.

Район беренчелегендә 2013-2014 елгылар арасында беренчелекне Кәрим Шәрәфиев (14 нче балалар бакчасы) һәм Анна Семагина (7 нче мәктәп) яулады. Альмир Фазлыев (4 нче мәктәп), Әминә Шәйхетдинова (7 нче мәктәп) икенче урынны алдалар. Әмир Исламов (10 нчы балалар бакчасы), Залина Закирова (8 нче мәктәп) – өченчедә.

2012 елгылар арасында Әмирхан Һадиев, Риана Гәрәева (гимназия) беренче килде. Данир Садыйков (гимназия), Сафия Талибуллина (4 нче мәктәп) – икенчедә, Максим Шанин (2 нче мәктәп) – өченчедә.

2011 елгы кызлар арасында Валерия Андреева, Азалия Гарифуллина, Әминә Йосыпова беренче, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Егетләр арасында Зәмир Җамалиев (9 нчы мәктәп), Кәрим Шәйхуллин (4 нче мәктәп), Рамазан Гәләветдинов (7 нче мәктәп) призлы урыннарны бүлештеләр.

2010 елгылар арасында Мәликә Фазлыева һәм Сәид Нуретдинов (5 нче мәктәп) алтын медальләр яуладылар. Зәлия Җәмилова һәм Ислам Ганиев (6 нчы мәктәп) икенче урынны алды. Илназ Хәнипов (гимназия) – өченчедә.

Шунда ук ГТО нормативларын да кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев