Спорт ярышларында 100гә якын кеше катнаша.
Бүген Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында инвалидлар арасында ТР Чемпионаты бара. Анда республиканың Азнакай, Яр Чаллы, Арча, Саба, Түбән Кама, Яшел Үзән, Мамадыш, Казан район-шәһәрләреннән килгән спортчылар бочче буенча көч сынашачак. Кунакларны һәм Азнакай спортчылары район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
-Без сезнең ихтияр көченә сокланабыз. Күп вакытта сез безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз, - диде Айдар Шәмсетдинов.
Нет комментариев