Әйе, спорт – ул сихәтлек кенә түгел, ә матур булу, тәртипкә өйрәнү дә әле.
Яшьләр паркында узган спорт бәйрәме янә шуны дәлилләде.
Анда катнашкан яшьләр күптөрле каршылыкларны җиңеп, ярышларда катнашып, үзләрен чыдам, җитез, булдыклы итеп таныттылар. Сүз дә юк, алда булырга омтылыш, бердәмлек һәрчак яңа җиңүләргә китерә. Спорт бәйгеләрендә иң яхшы күрсәткечләр яулап “Азнакайнефть” командасы беренчелеккә чыкты.
.jpg)
Нет комментариев