Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай район муниципаль хезмәткәрләре футбол командасы - республикада өченче!

Республика муниципаль хезмәткәрләре арасында спартакиада дәвам итә.

19-20 ноябрьдә футболда иң көчлеләр ачыкланды. Әлмәт шәһәрендә узган мини-футбол турнирында Казан, Яр Чаллы, Чистай, Азнакай, Алабуга, Бөгелмә, Зеленодольск, Түбән Кама, Зәй, Нурлат командалары катнашты. Киеренке көрәштә безнең муниципаль хезмәткәрләр өченче урынга лаек булдылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр футболчыларның призлы урынга  чыкканнары юк иде. Ел буе алып барылган шөгыльләнүләр быел әнә шундый зур уңышка китерде. Уеннар барышында каршы командалар капкасына тупны район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе һәм район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Эдгар Шәйдуллин, район башкарма комитеты белгече Геннадий Калиниченко керттеләр. Команданың тренеры - Айрат Шафеев.

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында барлыгы 10 спорт төре буенча ярышлар каралган. Алар нәтиҗәләре буенча республиканың иң көчле муниципаль хезмәткәрләре командасы ачыклана. Сүз уңаеннан, узган ел азнакайлылар Казаннан гына калышып, икенче булган иделәр.

Фото:https://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев