Азнакай көрәшчеләре җиңү белән кайттылар
“Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчеләре Әлмәттә узган район беренчелегендә дә сынатмады.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан уздырылган турнирда 2009-2010, 2011-2012 елгы яшүсмерләр бил адышты.
Киеренке көрәштә Солтан Закиров һәм Ранил Хаҗиев үз үлчәмнәрендә чемпион калдылар. Вилдан Йосыпов һәм Данияр Садыйков көмеш медальләр яуладылар.
Азнакай районы җыелма командасы әлеге ярышларда өченче баскычка күтәрелде.
Спортчыларның тренеры – Илфак Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев