Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әйдәгез әле, кызлар” исемле онлайн-акция үтте.
Аның кысаларында ГТО элементлары кергән видео төшерү кирәк иде. Соңыннан алар социаль челтәрләргә урнаштырылды. Актүбәдән Кельгиннар гаиләсе бәйге җиңүче булды.
– Онлайн акциядә җиңү яулаган Кельгиннар гаиләсенә истәлек бүләкләре тапшырдык. Мондый бәйгеләр районда, республкада бик еш уздырыла, анда башка райондашларның да катнашуын көтеп калабыз, – ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Нет комментариев