Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары бара
Инде традициягә әйләнгән гадәт буенча, быел да 8 март уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол буенча район турниры оештырылды.
Спортчыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен җиткерде.
- Сез эштә дә сынатмыйсыз, спортта да һәрчак алдынгы. Гел шундый үрнәк гүзәл затлар булып калыгыз, - диде җитәкче.
- Хатын-кызлар арасында мондый турнирлар ел дәвамында даими уздырылып тора. Бүгенге турнирда алты команда катнаша. Ул Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырыла. Спортчылар белән үзебезнең якташыбыз Рушат Исламовны да искә алабыз, - диде район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, волейбол буенча администрация командасы капитаны Эльвира Галиева.
Язгы турнирда Актүбә бистәсе, район үзәк сырхауханәсе, мәгариф идарәсе, администрация, нефтьчеләр, Социаль фонд командалары катнаша.
Ярышларда беренчелекне Социаль фондның Азнакай бүлеге кызлары яулады. "Нефтяночка" командасы - икенчедә. Администрация командасы бронза медальләр яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев