Азнакайда дүрт ай дәвам иткән чаңгы ярышлары җиңүчеләре билгеле
Шәһәрнең чаңгы базасында дүрт айга сузылган ярышларга нәтиҗә ясалып, агымдагы сезонның иң көчле спортчылары билгеләнде.
Район башлыгы кубогына узган чаңгы һәм биатлон ярышлары үз эченә сигез этапны алды. Быелгы узышларның җиңүчеләре булып Аделина Шәрәфиева, Ясминә Җаамалиева, Лиана Гапсатарова, Аделия Низаметдинова, Мурат Халиков, Ислам Шәрәфиев, Нәфисә Шәфыйкова, Рәзилә Шәрипова, Нияз Нуриев, Денис Ишимбаев, Рамил Халиков, Азат Йосыпов, Камил Исхаков, Альберт Якимов танылдылар.
Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Үз яшьлекләре арасында җиңү яулаучылар кубоклар белән дә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев