Азнакай волейболчылары Спартакиада суперфиналында җиңү яулады
СПОРТ

Азнакай волейболчылары Спартакиада суперфиналында җиңү яулады

Биектауда Татарстан Республикасы Социаль фонды хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың суперфиналы узды.

Анда Азнакай районы командасы зур уңышка иреште: клиентлар хезмәте волейболчылары финалда беренче урынны яулап, чемпион исеменә лаек булды.

– Безнең команданың бердәмлеге, җиңүгә омтылышы уңышка китерде. Тренерыбыз Фәйрүз Гәрәевкә аеруча рәхмәтлебез, – диде Азнакай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина.


Нет комментариев