Азнакайда мәктәп директорлары технологик лидерлыкка юл ачучы проектлар турында сөйләштеләр
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда мәктәп директорлары технологик лидерлыкка юл ачучы проектлар турында сөйләштеләр

Сарлы мәктәбе базасында Азнакай районы мәгариф оешмалары директорлары семинары узды.

Очрашуда яңа уку елына бурычлар, белем бирү нәтиҗәләре һәм технологик лидерлыкка юнәлтелгән проектлар турында фикер алыштылар. 

Семинар эшен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева алып барды. Ул район мәгариф системасының узган чордагы эш нәтиҗәләренә тукталды һәм яңа уку елында мәктәп директорлары алдында торган актуаль бурычларны билгеләде. 

Семинарда катнашучылар Сарлы мәктәбендә капиталь ремонттан соң яңартылган уку кабинетлары, спорт залы һәм туклану блогы белән таныштылар. 

Очрашу барышында Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, профилактик эшне оештыру, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре дә каралды. 
 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев