“Язгы моңнар” – аның икенче китабы. “Әтием миләшләре” исемле шигырьләр җыентыгы моннан ике ел элек дөнья күргән иде.
Азнакай үзәк китапханәсендә авторның иҗат кичәсе узды. Кичәдә Илдар Батыршинның якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары, классташлары, иҗатташ дуслары һәм гомумән, шигырь яратучылар катнаштылар.
Алар авторга иң изге җылы теләкләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Кичә әнә шулай ихлас җылы теләкләргә, җыр-моңнарга, шигырь юлларына төренеп бик эчтәлекле узды. Капма-каршы бирелгән бүләкләр дә игътибарны җәлеп итте. Дусларының Төркиягә кунакка чакыруы һәм чыгымнарын да күтәрүләре иң саллысы булгандыр (менә бит нинди дуслары бар шагыйрьнең).
Илдар Батыршинның бүләкләре исә үз куллары белән ясалган чын сәнгать җимешләре иде. Менә шундый киңкырлы талант иясе ул. Тулырак “Маяк” газетасында.
Нет комментариев