Азнакайның 12 нче янгын сүндерү часте вәкилләре – өстәл теннисында призерлар
СПОРТ

Азнакайның 12 нче янгын сүндерү часте вәкилләре – өстәл теннисында призерлар

Азнакай районының янгын сүндерүчеләре эштә генә түгел, спортта да сынатмый.

Шушы көннәрдә 12 нче янгын сүндерү часте  янгын сүндерү автомобиле йөртүчесе Рөстәм Шәйдуллин һәм бүлекчә командиры Артур Шакирҗанов Әлмәт шәһәрендә  узган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар. Турнирда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш отряды составында килешү нигезендә эшләүче 15 бүлекчә вәкилләре үзләрен сынап, җиңү өчен өчен көрәште. Безнекеләр дә бирешмәде: Рөстәм Шәйдуллин үзенең яхшы физик әзерлеген һәм җиңүгә омтылышын күрсәтеп, көмеш медальгә лаек булды.  

Коллектив исеменнән ярышларда катнашучыларыбызга лаеклы чыгышлары, югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерәбез. Алдагы ярышларда һәм конкурсларда да уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

– ди 12 нче янгын сүндерү часте инженеры Алсу Шәяхмәтова.

 


Нет комментариев