Шәһәрдә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа үзәк котельный эшли башлады
Ике ел дәвамында Азнакайда шәһәр өчен мөһим инфраструктура объектларының берсе – үзәк котельный реконструкцияләнде. Әлеге проектка Татарстан Республикасы бюджетыннан 1, 1 миллиард сум күләмендә инвестиция юнәлдерелгән.
Бүген котельныйны тантаналы шартларда эшләтеп җибәрделәр. Әлеге истәлекле чарада район җитәкчелеге дә катнашып, объектның шәһәр тормышы өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Яңа котельный 186 күпфатирлы йортны, 8 мәктәпне, 16 балалар бакчасын һәм Азнакай үзәк район сырхауханәсе объектларын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итәчәк.
Нет комментариев