Азнакайда яшь сайлаучылар конкурсы узды: укучылар белемнәрен һәм гражданлык позициясен сынады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда яшь сайлаучылар конкурсы узды: укучылар белемнәрен һәм гражданлык позициясен сынады

Җиде команда дүрт турда белемнәрен, эрудициясен һәм командада эшләү осталыгын күрсәтте

1 нче мәктәпнең тарих укытучысы Гүзәл Якупова җитәкчелегендә узган район бәйгесендә гимназия, 4 нче лицей, 6 нчы, 9 нчы, 3 нче мәктәпләр, Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбе һәм Тымытык мәктәбе командалары катнашты. Алар дүрт турда үзләренең эрудицияләрен, белемнәрен һәм командалык рухын күрсәтте. Биремнәр арасында сайлау хокукына кагылышлы сораулар да булды. 

Ә иң мөһиме – бу очрашу гади ярыш кына булмады. Яшьләр үзләренең гражданлык позициясе, җәмгыять тормышында катнашу һәм киләчәккә шәхси өлеш кертү турында фикерләре белән дә бик теләп уртаклашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев