Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай спортчысының уңышы

Азнакайлы Екатерина Паскаль җиңел атлетика ярышыннан медаль белән кайтты

Түбән Кама шәһәренең “Шинник” спорт комплексында Идел буе шәһәрләре спорт мәктәпләре арасында узган ярышлар быел Татарстан, Мордовия, Урмуртия һәм Башкортстаннан җиңел атлетика белән шөгыльләнүче 300гә якын спортчыны кабул итте.

Алар арасында “Лидер” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Екатерина Паскаль 60, 600 һәм 1000 метрга йөгерүдә (троеборье) яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, өченче урынга лаек булды. Аның бары тик Россия беренчелегенең көмеш призеры Әмилә Исмәгыйловадан (Түбән Кама спортчысы)  әз генә калышуын әйтеп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта Екатерина Идел буе федераль округы беренчелегендә көмеш медаль яулаган спортчыны артта калдырды.

Спортчының тренеры – Рөстәм Гыйльфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев