Черкесск шәһәрендә билбаулы көрәш ярышлары тәмамланды.
Черкесск шәһәрендә узган билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә илебезнең 23 төбәгеннән 18-20 яшьлек 218 спортчы катнашты. Алар арасында Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшче Ислам Гәрәев та бар иде. Ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясап, 82 кг авырлыкта бронза медаль яулады.
Көрәшченең тренеры - Айрат Миңнегалиев.
Көрәшче һәм аның тренерын зур җиңүләре белән котлап, яңа уңышлар телибез!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев