Азнакай көрәшчеләре җиңү белән кайттылар
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре җиңү белән кайттылар

Казан шәһәрендә 2010-2011 елгы спортчылар арасында «Сабантуй» журналы призына узган көрәш буенча республика беренчелегендә 34 команда составында 206 спортчы бил алышты.

Турнирда «Юбиленый» спорт мәктәбе көрәшчесе Илдан Хәбипов 36 килограмм авырлыкта чмпион калды. Данил Мөхәммәдиев 75 килограмм үлчәүдә биронза медаль яулады.

Команда беренчелегендә азнакайлылар беренче унлыкка керделәр.

Спортчыларның тренерлары — Айрат Миңнегалиев, Илфак Закиров, Айзат Галиуллин.


Нет комментариев