Азнакай картингчылары республика ярышларында катнаштылар
СПОРТ

Азнакай картингчылары республика ярышларында катнаштылар

Картинг — чын ир-егетләр спорты. Яшь булуларына карамастан, аларның һәрберсе өчен тизлек, кыюлык, ныклык, рух көче һәм, әлбәттә, беренче булу, югары уңышларга ирешү теләге ят түгел.

«Татнефть»нең «Картинг — это здорово!» грант проектын тормышка ашыру кысаларында, шәһәр Балалар иҗаты үзәге спортчылары, өстәмә белем бирү педагоглары Ринат Җиһаншин һәм Рамил Гарипов җитәкчелегендә Урыссу бистәсендә узган ярышларда катнаштылар. 

— Мондый ярышлар спортчылар өчен бик кирәк. Йөргән таш шомара, диләр. «Татнефть» гранты ярдәмендә җирлегебездә әлеге спортны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, — ди картингчыларның тренерлары.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев