Спортчылар Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда катнашты
Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында бадминтон буенча шәхси кубок” ярышының икенче этабы үтте.
Республиканың 200гә якын иң көчле спортчыларын берләштергән әлеге турнирда Азнакай шәһәренең “Лидер” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде.
Анда Солтан Асибаков – икенче, Амира Мортазина һәм Камил Рамазановлар өченче урын алдылар. Бадминтончыларның тренерлары – Данис Мөхәммәтшин, Зөһрә Ризванова.
Нет комментариев