Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Ярдәмгә мохтаҗларны караган өчен акча алу тәртибе нинди?

Газета укучыбызның әлеге соравын район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

Ярдәмгә мохтаҗларны караган өчен акча алу тәртибе турында аңлатып язсагыз иде.

Миләүшә Гаделшина, Азнакай

Газета укучыбызның әлеге соравын район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

– Ярдәмгә мохтаҗ кешене караучы хезмәткә яраклы һәм беркайда да эшләмәскә тиеш. Балалар 14 яшьтән караучы булып теркәлә ала.

Карауга мохтаҗ кешеләр категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар; дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча чит кешеләр тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар; 80 яшькә җиткән гражданнар керә.

Тәрбиягә мохтаҗ кешенең һәм аны караучының бергә яшәү-яшәмәве мәҗбүри түгел. Караучы бөтенләй чит кеше булырга мөмкин. Иң мөһиме, ярдәмгә мохтаҗ кешегә тиешле карау булырга тиеш.

Компенсация күләме 1200 сум тәшкил итә. Ул ай саен ярдәмгә мохтаҗ кешенең пенсиясе белән бергә килә. Аны билгеләү өчен гариза белән пенсия фондына яки электрон челтәрләр аша шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә була.

Караучыдан шәхесне раслаучы документ, булса, хезмәт кенәгәсе, эшсезлек буенча пособие алмавына белешмә, яшәү урыны һәм кайчаннан карый башлаячагы язылган гариза сорала. Карауга мохтаҗ кешенең хезмәт кенәгәсе кирәк. Тәрбиягә мохтаҗ кешедән караучыга ризалыкка гаризасы кирәк булачак. 80 яшенә җитмәгән пенсионер карауга мохтаҗ икән, ул вакытта аңа медицина нәтиҗәсе кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев