Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Кемнәр корбан чалырга тиеш?

Әлеге сорауны без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинга юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

– Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм: «Кем дә кем (Корбан чалырга) мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен», – дип әйткән. Димәк корбан чалу – динебездә мөһим урын алып тора, мөмкинчелеге булган кеше өчен ул вәҗиб гамәл санала.

Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең). Әгәр кешенең барлык бурычларыннан тыш 16 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга мәҗбүр. Бу очракта кеше өстендә булган бурычларның барысы да санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев