Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Фитыр сәдакасы күпме булырга һәм кемнәргә бирелергә тиеш?

Әлеге сорауны без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинга юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Фитыр сәдакасы турында аңлатып язсагыз иде. Ул кемнәргә бирелергә тиеш?

Галия Солтанова

Әлеге сорауны без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинга юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү ваҗиб (тиеш) санала. Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аны Рамазан аенда өләшәләр, моның өчен иң хәерле вакыт – Ураза гаете көнне бәйрәм намазына кадәр. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала.

Фитыр сәдакасын азык-төлек белән дә, шуның бәясе кадәр итеп акчалата бирергә дә мөмкин. Мохтаҗ кешегә күбрәк файда китерә торган әйберне сәдака итеп бирсәң хәерлерәк.

Ул бүлеп өләшенми, күләме зур булмавы сәбәпле, аны бары тик бер кешегә бирәләр. Бер фәкыйрьгә бердән артык фитыр сәдакасы бирергә дә була. Сәдака биргәндә ният ителә, моны ишетелерлек итеп әйтү шарт түгел.

Хәлле мөселман өчен фитыр сәдакасын үзе өчен дә, балигъ булмаган балалары өчен дә бирү ваҗиб.

Аны аз керемле, мохтаҗ, күп балалы гаиләләргә, кереме булмаган авыруларга, бурычка күмелгәннәргә, янгыннан каза күрүчеләргә һ.б. бирәләр.

Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелми соң? Улына, кызына, оныгына, әтисенә, бабасына, әнисенә, әбисенә, хатынына (чөнки аларга ир кеше болай гына бирергә тиеш, бу аның бурычы), ә хатыны иренә бирергә мөмкин (байлыгы булса), чөнки ирне ашату хатынның бурычы түгел.

Фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек – 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев