Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Дару өчен салымны ничек кайтарырга?

Газета укучыбызның әлеге соравын федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабировага юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

Быелдан дарулар сатып алган өчен акчаны кире кайтарып була икән диләр. Әлеге яңалык кемнәргә кагыла, акчаны кайтару өчен нинди таләпләр бар?

Илмир Шәрипов, Азнакай.

Газета укучыбызның әлеге соравын федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабировага юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

– Әгәр дару Россия хөкүмәте билгеләгән махсус исемлеккә кертелгән икән, элек тә бу акчаны кире кайтарып була иде. Быелның гыйнварыннан бу барлык даруларга да кагыла.

Салым акчасын кире кайтарып алыр өчен дәвалаучы табиб биргән рецептны һәм дару сатып алуны раслаучы документны салым инспекциясенә илтәсең. Шунысы мөһим, рецепт кәгазендә “Россия Федерациясе салым органнарына” дигән штамп булырга тиеш.

Элекке кебек, үк кире кайтарып була торган акчаның максималь күләме чикле. Ягъни ел буе тотылган чыгым 120 мең сумнан артып

китсә дә, сез 15600 сумнан да күбрәк акча кайтара алмыйсыз. Бу 120 мең сумның 13 проценты дигән сүз. 120 мең сум эченә белем алу, квалификация арттыру, медицина хезмәтләре өчен тотылган чыгымнар да керә.

Әлеге яңалык эшләүче һәм ай саен салым түләүче кешеләргә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга, кагыла.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев