Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Булачак әниләргә нинди түләүләр тиеш?

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлендәге булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Булачак әниләр өчен пособие регионда өлкән кешенең яшәү минимумының, ә ялгыз әти-әниләр өчен регионда балаларның яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.

Бу нәүбәттән редакция почтасына бик күп сораулар килә башлады. Аларның аеруча еш кабатланганнарына газета аша җавап бирүен сорап Россия Пенсия фондының Азнакай районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек. Түбәндә әлеге сорауларга җаваплар белән таныша аласыз.

– Булачак әниләр өчен дә пособие билгеләнә дип ишеттек, бу дөресме?

– Пособие йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан, гаиләдәге җан башына уртача керем регионда кабул ителгән өлкән кешенең яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызларга бирелә. Пособие билгеләгәндә мохтаҗлыкның комплекслы бәясе исәпкә алына. Шунысы мөһим, йөкле хатын йөклелек статусын 10 атнадан – 14, 18 атнадан – 22 атнага кадәр, 30 һәм 32 атна аралыкларында дәлилләргә тиеш була. Йөклелек статусының үзгәрүе пособие түләү фактына тәэсир итә. Түләү вакытлыча туктатылып торырга яисә Пенсия фондына Социаль иминиятләштерү фондыннан алынган мәгълүматка нигезләнеп, яңадан түләнү башларга мөмкин.

– Түләү сроклары ничек?

– Айлык пособие хатынкыз исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, исәпкә баскан көннән, 30 көннән соңрак мөрәҗәгать итсә, гариза теркәлгән айдан бала туганчыга кадәр түләнә.

– “Йөкле” статусыннан “ана” статусына күчеп бара торган хатын-кызларны бала ай башында туган очракта пособиенең кайчанга кадәр түләнүе кызыксындыра?

– Пособие бала туган айны тулысынча кертеп түләнә.

– Йөклелек буенча исәпкә иртә срокта, тик 1 июльгә кадәр баскан очракта ничек?

– Бу очракта булачак әни 1 июльдән гариза яза һәм баласы туганчы пособие алачак.

– Пособиене моңа кадәр эшләүче хатын-кызлар гына ала иде. Мин бүгенге көндә эшләмим, әни булырга җыенам. Миңа пособие тиешме?

Пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта булачак әни эшләмәгән очракта да нуль кереме кагыйдәсе буенча пособие алырга мөмкин. Гаиләнең керем күрсәткече исәпкә алынган чорда гаиләдәге өлкән кешеләрнең кереме яисә керем юклыкның объектив сәбәпләре булган очракта пособие билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев