Реклама
Илсөя Бәдретдинованың иҗатын яратучылар җырчының концертларын юксынганнар.
Татар эстрадасы йолдызларының тормышы хәзер һәркемнең күз алдында. Алар үзләренең кая барганнарын, кемнәр белән аралашканнарын, ниләр эшләгәннәрен Инстаграмда гел яктыртып баралар. Илсөя Бәдретдинованың иҗатын яратучылар җырчының концертларын юксынганнар.
“Бу көннәрдә миңа бик күпләр: “Нишләп син онлайн концерт куймыйсың, нигә прямой эфирга чыкмыйсың?" – дип дип язалар. Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә... Аксак-туксак елмаеп кына йөрим... Менә җайланып бетим генә әлеее... Сез тәртипледер бит? Өйдә утырасыздыр бит? Утырыгыз!” – дип яза ул үзенең Инстаграмында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз