Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

“Маяк” тыл ветераны янында булды

90 еллык тарихы булган “Маяк”ка нигез салган “Коммуна” газетасы Ватан сугышы елларында да чыгудан тукталмаган.

Дөрес, бу чорда аның мөхәррирләре еш алышынып торган. Ир-егетләр фронтка китеп беткәч, җитәкче камыты хатын-кызлар җилкәсенә калган. Без басмабызның әлеге дәвер коллективы калдырган якты эзне барлап, һәр Җиңү бәйрәмендә истәлекләрен яңартабыз.

Бүгенге көндә арабызда булган тыл ветераны Энҗе Әхмәдулла кызы Вәлиеваны да һәр елны Җиңү бәйрәме белән өенә барып котлыйбыз. Ул газетабызда озак еллар тәрҗемәче булып эшләгән, аның иҗтимагый активисткасы булган. Быел да ветеран безне бик шатланып каршы алды. Баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов Энҗе апабызга Президентларыбыз һәм район башлыгының бәйрәм котлавын җиткерде, күчтәнәчләр тапшырды. Ветераныбыз белән хәтирәләр уртаклаштык, сөйләшеп сүзләр бетмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев