Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

“Маяк” кечкенә әбүнәчеләрен кабул итте

Редакциябезнең ишекләре һәркемгә ачык.

90 еллык тарихы булган газетабыз музеена да районыбызда яшәүче олысы-кечесенең эзләре суынмый. Бу көннәрдә бездә кунакта шәһәрнең “Теремкәй” – “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар-кызлар булып китте. 

Музей директоры – Татарстанның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, газета журналисты Лиза Нурлыева мәктәпкә җыенучы малайлар-кызларны редакциянең музее белән таныштырды, “Маяк”ның нигезе булган “Коммуна” һәм “Трактор” газеталары тарихын сөйләде. Кечкенәләрне музейның бай экспонатлары да кызыксындырды. Алар хакында сораштылар, рөхсәт булганнарын тотып та карадылар.

Бакчада тәрбияләнүчеләрдән әти-әниләре, әби-бабаларының газетаны өйләренә алдыруы хакында ишетү, әлбәттә, күңелләргә сары май булып ятты. 

Балалар  үзләре дә күчтәнәчләре – җыр, шигырьләре белән килгәннәр. Аларны кызыклы сәяхәткә рәхмәт йөзеннән редакция хезмәткәрләренә бүләк итеп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев