Бүген Казанда суд системасы эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртучы журналистлар арасында уздырылган “Ел фемидасы – 2022” бәйгесенә йомгак ясалды.
“Маяк” газетасы бүлек мөдире Лиза Нурлыева Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судлары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча «Ел Фемидасы - 2022» бәйгесендә җиңүче булды. Ул “Иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дип танылды.
Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
Фото: http://vs.tat.sudrf.ru
Нет комментариев