Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Әгерҗедә ял лагеры гөрләп торды

Бу турыда безгә Гөлгенә Ибраһимова язып җибәрде.

Җәй – ул балаларның яңа көч туплау, сәламәтлекләрен туплау вакыты. Шул максаттан чыгып, Әгерҗедә балалар өчен һәр елны клуб яны лагеры оештырыла. Традиция буенча ул быел да бик яхшы узды. Беренче көн – ул танышу, оештыру, инструктажлар үткәрү булды. Лагерьда һәр көн төрле чаралар: конкурслар, кызыклы уеннар, эстафеталар белән үрелеп барды. Балалар үзләре төрледән-төрле ризыклар да пешерделәр. Ул ризыкларның тәме дә үзгә: дуслык тәме килә иде. Балаларга милли гореф-гадәтләребезне өйрәтү максатыннан, “Чума үрдәк, чума каз”, “Карга боткасы” кебек уеннар уйнадык. Китапханәче Дәрия апалары кызыклы викториналар,укулар оештырса, спорт залында Лилия апалары эстафеталар уздырды. Шәһәребез музеена да бардык, кызыклы кинолар да карадык. Чишмә буйларында экологик тәрбия уздырып, саф чишмә суларын эчеп, шифалы бөтнек үләннәре дә җыеп кайттык. Хуҗасыз этләр яшәү урынына баргач, балаларның күңелләрендә мәрхәмәтлелек утлары кабынгандыр диясе килә. Әлбәттә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телендә сөйләшү, аралашу, “рәхмәт”, “шәфкатьлелек”, “ихтирам” төшенчәләрен аңлатып китү дә артык булмас, дидек. Патриотик тәрбия аерым урын алды.

Бу ел яңгырлы килсә дә, балалар күңелсезләнеп утырмадылар, төрле кул эшләренә: тактада рәсем ясау, кул астында булган табигый материаллардан матурлык булдыру серләренә төшенделәр. Гомумән, балалар бик теләп, һәр көнне көтеп алып лагерьга йөрделәр, яңа дуслар таптылар, тату-бердәм булдылар.

Җәйге чор ул бер яктан күңелле булса, юл йөрү, куркынычсызлак кагыйдәләрен дә катгый сакларга кирәк.  Моңа аеруча игътибар бирдек.

Клуб ял лагерын оештыруда катнашкан һәр балага, әти-әни, әби-бабайга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе елларда да җәйдә исәнлектә, хәерле очрашулар булсын, дигән теләктә калабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев