Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайлы мошенникларга 1 миллион 500 мең сум акча күчергән

Агымдагы елның 11 декабрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе мошенниклык очрагы буенча тагын бер җинаять эше кузгатты.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Азнакайда яшәүче К. га 4 декабрьдә берәү шалтыратып, үзен Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыра. Сөйләшү барышында ул аның исеменә кемнеңдер зур суммада кредит алырга җыенуын әйтә. Ярык тагарак артында калмас өчен, азнакайлыга банкка барып кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны билгеле бер счетка күчерергә кушыла. Куркып калган ханым шалтыраткан кешегә ышанып, берничә кредит ала һәм 1,5 миллионга якын акчаны мошенникларга җибәрә. 


Фәнис Сәлимов, шәһәр прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев