Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Югары Стәрле дә язны каршылады - ФОТО һәм ВИДЕО

Безнең Югары Стәрле авыл җирлегендә милли бәйрәмнәрне үткәрүгә зур игътибар бирелә.

Җирлек башлыгы Лилия Сабирҗанова, мәдәният хезмәткәрләре Лениза Сөнәгатова, Илшат Солтанов, китапханәче Сәрия Нургалиева тырышлыгы белән һәр чара милли гореф-гадәтләребезне өйрәнү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максаты белән уздырыла. Яңа ел, Җиңү бәйрәме, Сабан туе, Ураза, Корбан гаетләреннән тыш көзен авылларда каз өмәләре дә гөрли. Кышын кызларыбыз “утырмага” йөри.

21 мартта Нәүрүз көне уңаеннан авыл бәйрәменә җыелдык. Нәфис Хәйбрахманов, Радик Әхмәтов, Ленар Гәрәйшин иртән үк барыбызны да шашлык пешереп каршыладылар. Авылдашларыбыз тырышлыгы белән мәдәният йорты каршында әзерләнгән табын сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды.

Бездә бик уңган халык яши. Кул эшләре белән бизәлгән өстәлләр дә шуны күрсәтеп торды. Илсөяр Закированың картиналарына сокланып туя алмадык.

Бәйрәм уңаеннан нинди генә уеннар оештырылмады: шахмат, шашка, таяк тарту, гер күтәрү, кул көрәше, төз ату, аркан тарту – һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде. Шахматта Фәсәгать Хәсәнов, шашкада Айнур Саниев, таяк тартуда Илмир Сөнәгатов җиңү яулады. Гер күтәрүгә авылыбызның иң көчле ир-атлары, хатын-кызлары чыкты. Батыр егетләребез белән беррәттән Алсу Хөҗҗәтова, Гөлназ Әхмәтвәлиева да герне мамык урынына гына чөйделәр. Лилия Хисмәтованың кул көрәштерүен дә тел шартлатып карадык. Ир-егетләр арасында исә Нәфис Вәлиев алдынгылыкны бирмәде.  

Утын кису ярышы бәйрәмнең иң кызык өлеше булгандыр, мөгаен. Монда Флер Хурамшин белән Җәүдәт Кәрамуллиннарга тиңнәр юк иде.  Скандинавия таяклары белән йөрүдә Мөнирә Тинбакова һәм Җәүдәт Кәрамуллин беренчелекне бирмәделәр. Уеннарда үзара урамнар да көрәште. Урам старосталары: Ирек Хәсәншин, Кәшиф Мәрданшин, Илмир Сөнәгатов, Түбән Стәрледән Гүзәл беренчелекне алырга тырышты. Апаларыбыз көянтә-чиләк асып, бии-бии су ташыдылар, чүлмәк ваттылар. Аркан тарту ярышын да бик яратып карадык.

Бәйрәм җыр-бию белән аралашып барды, һәркем күтәренке кәеф белән таралышты. Оештыручыларның, катнашучыларның барысына дарәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Асия Хәсәншина, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев