Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хатын-кыз һәм сугыш: Азнакайда патриотик әңгәмә узды

8 август көнне Мәдәни үзәк хезмәткәрләре хатын-кызның сугыш елларындагы роле турында балаларга сөйләп, алар белән патриотик әңгәмәгә үткәрделәр.

Биредә яшь балаларның һәм хатын-кызларның Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби вакыйгаларда һәм хезмәт батырлыкларында катнашуы хакында  сөйләделәр, ә инде сугыш турындагы видеоролик балаларда зур тәэсир калдырды. Шулай ук алар төрле сорауларга җавап бирделәр, әби-бабаларының сугыш елларындагы батырлыклыры турында гаилә "архивлары" белән уртаклаштылар.

"Ватанны дошманнардан саклаучы кешеләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү хәзерге дөньяда актуаль. Әлеге чара яшь буында патриотизмын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга, Ватан тарихына кызыксынуны арттыруга, сугышта катнашкан хатын - кызлар өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, Совет хатын-кызларының батырлыгына, Ватанга, үз халкына мәхәббәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә", - дип хәбәр итә Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев