Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Уразайлылар китапхнәчедән уңды

Уразай авылында китапханә 1953 елда ачыла.

Анда Хаҗия Галиева, Гәүһәр Хәмитова, Раушания Мирсәетова, Рәйсә Сабурова, Оркыя Абдуллина төрле елларда тырыш хезмәт куялар.

Менә уналты ел инде Оркыя апаның эшен кызы Гөлназ Гиззәтуллина дәвам итә. Ул һәрчак яңалыкка омтыла, инновацион технологияләр белән кыю эш итә. Һөнәри осталык бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, республика күләмендәге семинарларда, иҗади акцияләрдә актив катнаша.

Китапханәбездә балалар белән дә, өлкәннәр белән дә иҗат һәм бәйрәм кичәләре,  әдәби диспутлар, һөнәр ияләре белән очрашулар бик күңелле уза. Авылыбыздан чыккан әдип Әнәс Кари, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, якташ шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Әфганистанда батырларчак һәлак булган авылдашыбыз Наил Бәдертдиновны искә алу кичәләре оештырыла.

Бу чаралар яшь буында әдәбиятка, китапка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартуга, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүгә, гаилә кыйммәтләрен, табигатьне саклауга юнәлдерелгән.

Гөлназ һәр чарага күргәзмә әдәбият, видефильмнар, магнитофон язмаларын кулланып, бар күңел җылысын, һөнәри осталыгын салып әзерләнә. Төп эше өстенә авылыбызның хөрмәтле кешеләре стендын әзерләүдә зур өлешен кертте. Авыл мәдәният йортында оешкан “Сердәш” җыр-бию ансамбленә йөри, спектакльләрдә уйный.

Өлкән яшьтәге абый-апаларның өенә китаплар илтеп, укылганнарын җыеп алырга да җай таба. Узган җәй мәдәният йортында балалар өчен лагерь оештырып, аларга кызыклы экскурсияләр, шөгыльләр уйлап тапты.

Интернет заманы булуга карамастан, без, бер төркем ветераннар, китапханәгә йөрергә яратабыз, Гөлназ үткәргән чараларда катнашырга тырышабыз. Китапханәчебезнең эшкә сәләте, тырышлыгы, кешлеклеге, тыйнаклагы барыбызга да үрнәк.

Хезмәтеннән ямь табып эшләүче шундый һөнәр ияләре барында китапханәләребез яшәр әле дип ышанабыз.

Глүсә Кәлимуллина, Уразай авылы ветераннар советы рәисе

 

Саннар

Уразай авылы китапханәсендә 7887 данә китап бар, шуның 3020 данәсе – балалар әдәбияты. Китапханә 21 төрле газета-журнал алдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев